Минзәлә районы яңалыклары
14 Oct, 2009 Сылу 0
12 нче октябрь көнне Минзәлә районы Михайловское урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган семинар узды, дип хәбәр итә районның мәгариф порталы.
Семинар кысаларында Т.Г.Родина, Х.Я.Ганиева, З.С.Хафизова һәм Г.Р.Яруллина ачык дәресләр күрсәткән, И.З,Мәҗитов исә “Күңелле стартлар” уены оештырган. Мәктәп дирекциясе дә читтә калмый, педагоглар балаларда спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту эше буенча тәҗрибәләре белән уртаклашалар.