Җиңүләр дәвам итә
15 Oct, 2009 Сылу 1
Шушы көннәрдә Мәскәүдә Panaboard интерактив такталарын куллану буенча методик эшләнмәләр россиякүләм бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Мөгаллимнәр өчен аеруча актуаль булган ярышны Panasonic компаниясе оештыра.
Бәйгедә Россия мәктәпләреннән барлыгы 173 методик эшләнмә тәкъдим ителгән. Шунысы игътибарга лаек, 173 эшнең 30ын Казан шәһәре Яңа Савин районының 9нчы мәктәбе педагоглары юллый. Татарстанлылар җибәргән эшләр сан ягыннан гына түгел, сыйфаты белән лидер була. Жюри карары белән “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә төп бүләк - Elite Panaboard интекртив тактасы һәм проектор Казанның 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә.
Фикерләр
Кунак
16 Октябрь, 2009 - 17:08
Permalink
Тәҗрибә уртаклашыйк!
Интерактив такталарны дәресләрдә файдалану тәҗрибәсе белән ныграк танышасы килә. 9 нчы мәктәп укытучылары, сездән хәбәрләр көтәбез.