КӨН СУЛЫШЫ: Яңа федераль университет составына нинди уку йортлары керәчәк?
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты базасында төзеләчәк федераль университетка Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кушылырга мөмкин.
Министр белдерүенчә, әлегә башка вариантлар каралмый. Ләкин шул ук вакытта мәсьәлә ахыргача хәл дә ителмәгән. Бу очракта мәгариф буенча Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм алда санап узылган югары уку йортлары бер фикергә килергә тиеш. Ә инде булачак Идел буе федераль округының тәүге ректоры Россия Федерациясе Президенты указы белән билгеләнәчәк. Аның кем буласы әле билгеле түгел.