ТҮБӘН КАМА: Карантин укуга киртә була алмый
Түбән Каманың гомуми белем бирү оешмалары каратинга ябылды. Ләкин бу – кызлар-егетләр программадан артка кала дигән сүз түгел. Өендә шәхси компьютеры, Интернеты булмаган укучылар бик сирәк бүген. Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәп укучыларының 60 процентында Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге бар икән. Нәтиҗәдә, Түбән Кама мәктәпләре дистанцион белем бирү системасын куллана башлаган. Барлык мәгариф оешмалары да Интернет челтәрендә шәхси сайтларын ачып җибәргән. Һәр сайтта “Дистанцион белем алу” бүлеге урнаштырылган. Биредә педагоглар дәресләренең электрон вариантларын элеп куя, өй эшләрен билгели. Укучылар сайт ярдәмендә дәрескә кагылышлы аңлатмалар алырга, укытучыдан өй эшләрен алырга мөмкин. Тиешле биремнәр чишелгәч, тестлар тутырылгач, алар янә электрон форматта мөгаллимнең электрон почтасына юллана.
Мәктәп укучыларының дистанцион белем алуын мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге координацияли. Карантин вакытынада белем алуның моннан да отышлы формасы, мөгаен, әле уйлап табылмагандыр.