Күзлек-тәрҗемәче
Эн-и-си Япон корпорациясе күзлек рәвешендә уникаль җайланма уйлап тапкан. “Күзлек” телдән әйтелгән сөйләмне текст рәвешенә китереп, аны теге яки бу телдәге тәрҗемәсен турындан-туры күзнең челтәр катлавына проекцияли. Уйланма халыкара конференцияләрдә, халыкара килешүләр вакытында нәтиҗәле кулланылырга мөмкин, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Тәрҗемәче күзлеккә микрофон һәм мини-компьютер урнаштырылган. Җайланманы сәгатьләр буе кулланырга була. Күз аңа карап талмый, дип ышандыра уйлап табучылар. Проектор кабул иткән сигнал турыдан күзнең челтәр катлавына, ә аннан күрү нервлары аша баш миенә юллана. Димәк, әңгәмәдәшләр, тәрҗемәләрне укымый гына, күзгә-күз карашып аралаша ала.
Яңа приборны сатуга инде 2010 елда ук чагарырга планлаштыралар. Ләкин кимчелекләр дә юк түгел. Югары дәрәҗәле җайланма булуга карамастан, ул кеше тәрҗемәчеләр кебек үк сыйфатлы эшләргә сәләтле түгел әле.
Фикерләр
Кунак
31 Декабрь, 2009 - 22:08
Permalink
бигрәк кызык нәмәстә уйлап
бигрәк кызык нәмәстә уйлап тапканнар:)
күзлек аша гына интернетта утырыр өчен браузер вә wi-fi йә 3G да куеп җибәрергә))