Инновацион мәктәпләр конкурсы белән кызыксынучылар арта
6 Mar, 2008 Кунак
Мәгариф өлкәсендә инновацион мәктәпләр конкурсы белән кызыксынучылар саны үсә бара. Узган ел конкурста катнашырга теләк белдереп гариза бирүчеләр саны 40,6% үскән. Бу турыда Мәгариф буенча Федераль агентлык коллегиясендә әйтелде.
Федераль агентлыкның мәгълүматларына караганда, федераль бюджеттан иң яхшы гомуми белем бирү учрежденияләренә каралган субсидияләрнең күләме 3 млрд. сум тәшкил иткән.
Конкурсның 3 мең җиңүчесе арасында - 352 лицей, 551 гимназия, 14 интернат, 5 гимназия-интернат, 2 мәктәп-гимназия, 27 белем бирү үзәге, 2 махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбе, 2 кадет мәктәбе, 9 башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәбе, 2013 урта гомуми белем бирү мәктәбе билгеле.