Кукмарада милли мәктәпләрдә рус әдәбиятын укыту буенча семинар үтәчәк
«Татар-информ»
25 март көнне Кукмарада “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында милли мәктәпләрдә рус әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре” исемле семинар узачак.
Семинарның оештыручысы булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тора.
Семинарда милли мәктәпләрдә рус әдәбиятыннан федераль дәүләт белем бирү стандартларының гамәлгә ашырылуын карау, рус әдәбияты (авторы М.Г.Әхмәтҗанов) дәреслекләренә анализ үткәрү, заманча яңа буын дәреслекләренә таләпләр турында сөйләшү планлаштырыла.
Семинар кысаларында республика һәм Россия нәшриятларының региональ дәреслекләрен, укыту-методик, сәнгать, белешмә китапларын һәм башка төр әдәбиятны сату күргәзмәсе оештырылачак. Моннан тыш, Кукмара районы укытучылары ачык дәресләр күрсәтәчәкләр, "түгәрәк өстәлләр" уздырачаклар.