“Татарстанның инновацион мәгарифен үстрүдә республика мәктәпләренең халыкара хезмәттәшлеге һәм стратегик партнерлыгы”
2 Nov, 2009 Сылу 0
Татарстанның инновацион мәгарифен үстерү, халыкара хезмәттәшлек программасында катнашучы гомуми белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тәкъдир итү максатыннан, иртәгә 3 нче ноябрь көнне Казан шәһәре, Авиатөзелеш районының немец телен тирәнтен өйрәтүче 36 нчы мәктәбе базасында шушы темага республикакүләм фәнни-гамәли семинар узачак.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары вәкилләре, республиканың гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрне катнашачак.