Башлангыч сыйныф укытучылары өчен бәйге
12 Nov, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 2 нче ноябреннән 20 нче февраленә кадәр “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты буенча белем бирүче башлангыч сыйныф мөгаллимнәре өчен “Перспективалы башлангыч мәктәп укытучысы портфолиосы” исемле республикакүләм бәйгесе уза. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү Институтының уртак чаралар планы нигезендә оештыралар.
Беркетелгән файлда чараның нигезләмәсен тәкъдим итәбез.