«Яңа буын мәгариф стандартлары: кулланышка кертү модельләре (белем бирүнең башлангыч баскычы)»
17 Nov, 2009 Сылу 0
Бүген 17 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Мәскәү районының 122 нче гимназиясе базасында шушы исем астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция старт ала. Чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашында уза.
Конференция эшендә шулай ук “Мәктәм 2000...” система эшчәнлекле педагогика үзәге (Мәскәү) башкарма директоры В.А. Петерсон, “Просвещение” нәшрияты генераль директоры киңәшчесе Н.И. Роговцева, Система эшчәнлекле педагогика үзәге методисты, Ярославль шәһәренең мәгарифне үстерү үзәге бүлеге җитәкчесе Т.В. Текнеджян, “Просвещение” нәшриятының “Перспектива” проекты җитәкчесе Ю.П. Леонова һ.б. катнаша. Алга таба бу темага әйләнеп кайтырбыз әле.