Гриппка каршы профилактик чаралар
Татарстан Республикасының муниципаль органнары биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикабызда түбәндәге мәгариф оешмалары карантинга ябылган:
- 580 гомуми белем бирү оешмасы (аларның 31е авыручылар саны нормадан күбәю сәбәпле, 469ы профилактик чара буларак ябыла);
- 48 мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмасы;
- 3 шифаханә һәм 29 интернат-мәктәп;
- 41 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмасы;
- 29 югары уку йорты.
Кичә 16 нчы ноябрь көнне КДУ, ТДГПУ, Кама дәүләт физик культура академиясе кебек югары уку йортлары уку процессын дәвам итте. 18 нче ноябрьдә Казан дәүләт медицина университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге КДТУ үз эшен дәвам итәчәк. Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясе 19 нчы ноябрьдә, ә Казан дәүләт финанслар, икътисад һәм информатика университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Әлмәт дәүләт нефть университеты ишекләрен 23 нче ноябрь көнне ачырга тиеш.