"Безнең яңа мәктәп"
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм министрлыгы югары сыйныф укучылары арасында “Наша новая школа” исемле иншалар Интернет-бәйгесе игълан итте.
“Безнең яңа мәктәп”не укучылар ничек күзаллый, безгә шуны белү мөһим”, - дип ассызыклады Россия Мәгариф һәм фән минстры Андрей Фурсенко, - “Укытуны ничек итеп кызыклы, мәктәпне – яхшырак, мәгарифне – сыйфатлырак итү идеяләре белән һәр укучы уртаклаша ала. Аеруча кызыклы идеяләр һәм киңәшләр югары бәяләнүдән тыш, мәктәптәге белем бирүне яхшырту эшендә кулланылачак”.
Йомгакны агымдагы елның 6 нчы декабрендә ясарга планлаштыралар. Иң яхшы эшләр авторлары Россия Мәгариф һәм фән министры тарафыннан кыйммәтле бүләкләргә алачак. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://newseducation.ru/services/contest/.