ЛЕНИНОГОРСК: “Сыйныф җитәкчесе 2009” муниципаль бәйгесе
23 Nov, 2009 Сылу 0
Күптән түгел районның 12 нче лицее базасында “Сыйныф җитәкчесе 2009” муниципаль бәйгесе узды. Чара ярдәмендә районның алдынгы мөгаллимнәрен барлау, аларга алга таба үсәргә ярдәм итү, иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру каралган.
Ярышта Лениногорск муниципаль районы мәгариф оешмаларыннан барлыгы 18 сыйныф җитәкчесе катнаша. Мөгаллимнәр һөнәри белемнәрен, яңа технологияләр белән эшләү тәҗрибәсен күрсәткән. Җиңүчеләргә килгәндә, I урынны 4 нче урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе И.О.Мошникова, II урынны 4 нче мәктәп мөгаллиме Д.Г.Низамова, III урынны Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе укытучысы Р.Ф.Сәйфиева ала.