БДИга ничек әзерләнергә?
25 Nov, 2009 Сылу 0
Россия мәгариф күзәтчелеге бу өлкәдә эшен дәвам итә. 2010 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучыларына сынауга әзерлек буенча төрле мөмкинлекләр тудырылган. БДИның www1.ege.edu.ru сылтамасында урнашкан рәсми мәгълүмати порталында алдагы елда узачак сынаулар турында тулы һәм бушлай мәгълүмат алып була. Әйтик, барлык предметлардан да контроль үлчәү материаллары белән танышырга, бланкларны дөрес тутырырга өйрәнергә мөмкинлек бар.
Сер түгел, китап кибетләре киштәләре БДИга әзерлек буенча дәреслекләрдән сыгыла. Россия мәгариф күзәтчелеге хәбәр итүенчә, "реальные задания ЕГЭ 2010 года" кебек ярдәмлекләрдән сакланырга кирәк. Китапларга килгәндә, Педагогик үлчәмнәр федераль институты чыгарган дәреслекләр генә ышанычлы.