Аваз үзгәрешләрен кабатлау-ныгыту дәресе (10 нчы сыйныфның татар төркеме)
Карточкалар белән эш.
Бирем. Түбәндәге текстта аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм аңлатырга. (телдән)
Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.
Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. (Р.Мостафиннан).
Тартыклар асс-се: борынгы (кире кече тел), яктан, хатынлыкка (унай, сангырулыкта), килгән, калган, әверелде (унай, яңгыраулыкта), борын-борыннан, яулап алганнан (унай, борын), ханбикә (кире, ирен);
Сузыклар асс-се: борынгы (ирен грамониясе), Казанны (рәт гармониясе);
Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр: бина, риваять, ханбикә;
Аваз чиратлашуы: яулап алганнан, матурлыгына;
Редукция: борынгы
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Аваз үзгәрешләрен кабатлау-ныгыту дәресе (10 нчы сыйныфның татар төркеме) | 13 KB |