ТҮБӘН КАМА: Авыл мәктәпләрендә яңа стандартлар кертүгә әзерлек бара
Яңа мәгариф стандартларын кертүгә әзерлек кысаларында Түбән Кама районың Зур Афанас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен муниципаль семинар узган.
"Башлангыч сыйныф укучыларында иҗади эшчәнлек һәм хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр формалаштыру” исемле семинарының максатлары булып алда әйтелгән мөмкинлекләрне булдыруда нәтиҗәле эшчәнлек методларын билгеләү, икенче буын мәгариф стандартларын тормышка ашыруны тәэмин итүче мөгаллимнәрнең һөнәри компетентлыгын күтәрү тора.
Семинар барышында педагоглар эш тәҗрибәләре белән уртаклаша. Әйтик, Зур Афанас һәм Каенлы авылы мәктәпләре укытучылары ачык дәресләр, компьютер презентацияләре күрсәтә. Түбән Кама шәһәренең 11 нче һәм 15 нче мәктәп мөгаллимнәре төрле мәгариф программаларыннан видеофрагментлар тәкъдим итә. Семинар кысаларында “Түгәрәк өстәл” дә үткәрәләр.