АЛАБУГА: район җитәкчесе Илшат Гафуров 1 нче татар гимназиясендә кунакта
30 Nov, 2009 Сылу 0
Узган ялларда Алабуга муниципаль районының башлыгы Илшат Гафуров 1 нче гимназия укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында узган очрашуда катнашты. Әлеге чара Корбан бәйрәме уңаеннан оештырыла.
Рухи һәм сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан, 1 нче гимназиядә үл көнне “Күңелле стартлар”, “Яшь шахматчылар”, “Теннисчылар”, “Сораулар һәм җаваплар”, “Армрестлинг” һәм күп кенә башка юнәлешләр буенча ярышлар уза.
Район башлыгы балаларның төшке ашында да була. Биредә гимназия директоры Лилия Сафиуллинага спорт батутын сатып алуга сертификат тапшырыла.