Чит тел укытучылары өчен курслар
3 Dec, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының чит телләрне укыту методикасы кафедрасы тарафыннан агымдагы елның 14 нче декабреннән 25 нче декабренә кадәр гомуми белем бирү мәгариф оешмалрында чит телләрне укытучы педагоглар өчен квалификация күтәрү курслары оештырыла. Укулар “Чит телләрне (гарәп, төрек һәм инглиз телләрне) өйрәтүдә коммуникатив методика” темасына узачак.
Куслар турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 2-38-02-24 (Гөлсинә Әнвәр кызы Сидлярук) телефоны буенча белә аласыз.