Тәтеш Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче А.Герасимова Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Татарстаннан 13 укучы Мәскәүдә Россия дәүләт символикасын белүгә багышланган төбәкара конкурсның финалында катнашты. Алар бәйгенең читтән торып уздырылган өлешендә җиңү яулаган иде.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге конкурсны оештыру Россия Федерациясенең дәүләт символларын – флаг, герб һәм гимнны популярлаштыруга юнәлтелгән булган. Бәйге нәтиҗәләре әдәби иҗат, тикшеренү эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дип аталган номинацияләре буенча чыгарылды.
Конкурсның финалында республиканың Тәтеш шәһәрендәге Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче Ангелина Герасимова “Декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре” номинациясендә җиңү яулады һәм Мәгариф буенча федераль агентлык Дипломы белән бүләкләнде.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru