Казанда яңа буын белем бирү стандартларын гамәлгә кертү турында фикер алышалар
Казанда 10 декабрьдә 32 нче гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Л.В.Занковның үстерелешле укыту системасында белем бирү стандартларын гамәлгә кертү” дип аталган республика семинары була. Семинарны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үстерелешле укыту буенча консультацион-методик үзәк оештыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, семинарда Мәскәүдәге Л.В.Занков исемендәге федераль фәнни-методик үзәк директоры Светлана Яковлева, башлангыч мәктәп өчен җаваплы методистлар, бу система буенча эшләүче мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары катнаша. Алар яңа буын белем бирү стандартларын тормышка ашырганда Л.В.Занков системасының өстенлекләре, үстерелешле укыту системасында инновацияләр хакында фикер алышыр дип көтелә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru