«Бәхетле бала- 2009»
20 декабрьдә Казанда «Бәхетле бала- 2009» дигән конкурс узачак. Аны ТРның Мөселман хатын-кызлар берлеге, ТРның Диния назәрәте, Россия ислам университеты һәм Ислам мәдәнияте, фәне, мәгарифе фонды оештыра. Конкурсның максаты - татар халкының борынгы йолаларын кире кайтару һәм укучыларда туган як мәдәниятенә игътибар юнәлтү. Мәктәп яшендәге укучылар әлеге чарада үзләренең эрудициясен, эчке дөньяларын һәм тирә-юньгә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтә алачак.
Оештыручылар әйтүенчә, балаларның сәләтләре биш номинация сыналачак:
«Яшь рәссам» номинациясендә Татарстанның теләсә кайсы күренекле мәчетен рәсемгә төшерергә кирәк;
«Яшь хафиз» - биредә мөселман тарихын, Ислам теориясенең нигезләрен белү, Коръәннән сүрәләр уку сорала;
«Яшь тарихчы» - бу номинациядә укучыларның Татарстан тарихын һәм татар халкының мәдәнияте турындагы мәгълүматларын тикшерәчәкләр;
«Туган тел белгече» - монда татар телен, аның орфографик нигезләрен оста белүчеләр катнаша ала;
«Алтын куллар» номинациясендә катнашырга теләк белдерүчеләр алдан ук татар халкына хас булган иҗади әйтерләр ясарга тиеш була — бу тегү-чигү, агачтан уеп ясалган әйберләр, намазлыклар булырга мөмкин.
Конкурста катнашырга 1-11 сыйныф укучылары һәм һөнәр училищелары, колледж, техникум студентлары (18 яшькәчә) чакырыла, дип хәбәр итә info-islam.ru сайты.
Чыганак: www.intertat.ru