Ришвәткә «Юк!» дип әйт
9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, Казанның барлык диярлек югары уку йортларында төрле акцияләр узды. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты вуз факультетлары арасында плакатлар бәйгесе уздырган. Иң яхшы стена газетелары КДТУның 1нче бинасы диварларын бизәп тора. Шулай ук бу көнне волонтерлар студентларга аңлатмалы мәгълүмат һәм ышаныч телефоннары язылган буклетлар, «Бирмәскә – алмаска» дигән билгеләр өләшеп йөрде.
Казан дәүләт технологик университетында да уку йортының Студентлар һәм аспирантлар берлеге тарафыннан оештырылган махсус чара үтте. Хәзер барлык студентлар коррупция белән очрашкан очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында хәбәрдар. Моннан кала һәрбер кеше аноним рәвештә махсус урнаштырылган тартмага үз шикаятен калдыра алды.
Иң кызыклы акция Казан дәүләт университетында узгандыр, мөгаен.Үзләрен «13 штаб» дип атаган журналистика һәм социология факультеты студентлары (13 факультет) гадәти булмаган флеш-моб уздырды. Махсус футболкалар һәм бейсболкалар кигән егет-кызлар университетның барлык аудиторияләренә кереп «Игътибар! Игътибар! «13 штаб» коррупциягә каршы! Бүген икенче корпусның Мрамор залында безгә кушылып коррупциягә «Юк» дип әйт!» сүзләре белән өйләдән соң узасы чарага чакырып йөрде.
Әлеге уку йортының Мрамор залына килгән кунакларга исә «13 штаб» төркеме антикоррупцион гимн тәкъдим итте, студентлар өчен кызыклы викторина уздырды. Акция кысаларында һәр студентка «Намуслы студент» ручкалары, блокнотлар, билгеләр таратылды. Һәр вуз укытучысы исә «Намуслы укытучы» ручкасына ия булды.
«Коррупция нәрсә ул?» дигән соруга җавап биреп, студентлар бу күренешне пычрак белән тиңләштерде, көчсез кеше генә ришвәт бирүгә бара һәм ришвәт ала дип җавап биреде. Чарада белем акчага сатылмый дип күп тапкырлар ассызыкланды, ришвәткә «Юк!» дип әйт, киләчәгең турында уйла!» дигән чакырулар яңгырады.
Шулай ук университетның бөтен биналарында урнаштырылган мониторларда инде 1 декабрьдән үк проект кысаларында төшерелгән роликлар күрсәтелә башлаган, агитация сүзләре урын алган плакатлар, банерлар эленгән.
Чыганак: www.intertat.ru