Казанда “Алгарыш” беренче форумы үтәчәк
17 нче март көнне КДУның УНИКС мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы грантлары ияләренең беренче форумы уздырылачак.
Форумда Татарстан Республикасының премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволарның, республика вузларының, Татарстанның зур предприятия җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасының яшь галимнәре һәм студентлары катнашырлар дип көтелә.
“Алгарыш” программасы Татарстанда 2006 нчы елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Бу вакыт эчендә республиканың 1000 гражданы Россия, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм дөньяның башка илләрендә уку һәм стажировкалар үтте, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Форумда дөньядагы иң яхшы белем бирү системалары турында докладлар каралган. Форум белем бирү процессында катнашучыларга – студентларга, аспирантларга, вуз укытучыларына һәм җитәкчеләренә, бизнес һәм дәүләт хакимияте вәкилләренә республиканың югары белем бирү системасы үсешенең торышы һәм перспективасы турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Пленар утырыштан соң берничә түгәрәк өстәл оештырылу һәм аларда төрле илләрдәге белем бирү системалары белән таныштырып үтү каралган. Кунаклар алдында грант алучылар үзләре дә чыгышлар ясаячаклар.
Форумда теркәлү иртәнге сәгать 9.00 да башлана.