"Ел сыйныф укытучысы - 2008" конкурсы нәтиҗәләре билгеле
12 март көнне Казанның 170 нче номерлы мәктәбендә “Ел сыйныф җитәкчесе” республика конкурсының финал өлеше ачык дип белдерелгән иде. Конкурсның финал өлешендә 21 сыйныф җитәкчесе катнашуын искә төшереп үтәбез. Кичә аның җиңүчеләре дә билгеле булды.
Финал өлешендә катнашкан конкурсантларның берсе дә бүләксез калмады. Аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аеруча кыйммәтле бүләкләрнең җиңүчеләргә бирелгәне һәркемгә мәгълүм. Конкурсның лауреатларына 15 мең сум күләмендә акчалата призлар һәм башка төр бүләкләр бирелде. Алар - Потапова Ольга Вячеславовна (Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицее), Валиева Лариса Петровна (Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее), Надиманова Зөлфия Мансур кызы (Алабуга муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе), Хилоу Аида Нурмөхәммәт кызы (Алабуга муниципаль районының 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Кәрамова Ләйсән Әзһәм кызы (Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясе), Григорьева Светлана Ренижановна (Түбән Кама муниципаль районының Красноключинск урта гомуми белем бирү мәктәбе).
Беренче өч урынны яулаучы сыйныф җитәкчеләре исә үз хезмәтләре өчен 20000 сум акча белән, гран-при иясе 30000 сум акча, «Мелита» ачык акционерлык җәмгыятенең махсус призы һәм ноутбук белән бүләкләнделәр.
Аларның исемнәрен зур ихтирам белән атап үтәбез, аларга киләчәк эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләп калабыз:
III урын - Кочкина Ирина Витальевна (Лаеш муниципаль районының Габишево урта гомуми белем бирү мәктәбе);
II урын - Низамова Альбина Фаниловна (Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе);
I урын - Шумилова Екатерина Петровна (Түбән Кама шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе);
Гран-при - Сабирова Инесса Евгеньевна (Казан шәһәре Яңа Савин районының 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).