«Трансформер – 2010»
2009 елның 15нче гыйнварыннан педагог белемен алучылар һәм яшь мөгаллимнәр арасында «Трансформер–2009» исемле республикакүләм проект эшләр конкурсы старт алачак.
Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан педагогия көллияте, “Татарстан Республикасы яшь педагоглары оешмасы” һәм Милли мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының татар республика комитеты ярдәме белән уздырыла. Бәйгедә урта гомуми белем бирү оешмалары укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирүче педагогик уку йортлары студентлары һәм яшь мөгаллимнәр катнаша ала.
Бу тармакта белем алучыларның интеллектуаль һәм иҗади белемнәрен арттыру, аларны проектлар эшчәнлегенә җәлеп итү, республикабызның педагогик мәктәбе традицияләрен яңа буын укучыларына тапшыру - әлеге чараның төп максаты. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.