Казан мәктәпләре традицион «Зилант» экологик
Казанда киләсе атнаның җомгасына, 29 гыйнварга, планлаштырылган мәктәп балаларының «Зилант» X экологик форумы үсеп килүче буында экологик күзаллауны һәм әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне максат итә.
2001 елдан бирле үткәрелә торган «Зилант» экологик форумына укучылар хәзерге вакытта үзләренең шигырь, эссе, мәктәп стена газеталары кебек иҗади эшләрен әзерли, табигатьне саклау эшенә керткән өлешләре хакында сөйләргә, экологик агитбригадалар тамашасы үрнәкләрен күрсәтергә җыена. Форумның фәнни-тикшеренү юнәлеше 8 секциядә үткәрелә: «Ноосфера» (аның үз конкурсы һәм күргәзмәсе була), «Флора, үсемлекләр экологиясе», «Фауна, хайваннар экологиясе», «Биоиндикация», «Гидробиология, су экосистемалары», «Сәнәгать экологиясе», «Кеше экологиясе», «Акыллы кеше: социаль экология, психология». Ә форумны оештыручылар арасында исә, Казан шәһәре мәгариф идарәсеннән тыш, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе, КДУ һәм КГПУ да бар.
Шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, җиңүчеләргә апрель аенда уздырылачак экологик марафон кысаларында истәлек бүләкләре һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru