Олимпиада-ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ-җиңүчеләр
28 Jan, 2010 Сылу 0
Җәмгыять белеменнән мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы төгәлләнде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 11 нче сыйныфлар арасында кемнең күмпе балл туплавы турында хисап бастырылган. Барлыгы 141 балл җыеп, беренче урынга Казан шәһәренең 4 нче интернат-гимназиясендә тәрбияләнүче Лилия Гайзатулина чыга. Абсолют җиңүчедән кала, жюри тарафыннан 12 призер билгеләнгән. Алар турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда тәкъдим ителә.