АЛАБУГА: “Төсле йорт”
4 Feb, 2010 Сылу 0
Алабугада шушы исем астында тикшеренү эшләре бәйгесе башланды. Чараны Алабуга педагогика университеты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкаләтлеге оештыралар. Милли үзаң формалаштыру, үсеп килүче буында түземлелек тәрбияләү – бәйгенең төп максатлары.
Ярышта белем бирү яисә мәдәни оешмалар, шул исәптән аерым укучылар һәм аларның әти-әниләре дә катнаша ала. Бәйгегә халыкның тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган эчтәлекле социаль проектлар, этномәдәни мәгариф программалары, эссе, реферат, альбом һәм газеталар кабул ителә. Бәйгенең тематикасы киң – мәдәни йолалар, батырлар, педагогик династияләр һ.б.
Эшләрне 15 нче майга кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләрне педагогик университет бетерүчеләрнең Уртак көнендә, июнь аенда котларга планлаштыралар.