“Химик БУМ”
11 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч телевизион олимпиада тәкъдим итәбез. “Химик БУМ” исемле ярышта катнашу өчен http://www.himbum.ru/registration/ сылтамасы буенча теркәлү узып, дистанцион турның биремнәрен чишәргә кирәк. Киләсе сайлап алу туры 2010 елның март аенда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Волжск, Новочебоксарск, Чебоксар шәһәрләрендә узачак. Биредә иң күп балл җыйган 70 укучы ярымфинал һәм финалга юллама ала. Димәк финалситлар олимпиаданың телевизион версиясендә көч сынашачак. Башка районнардан килгән укучылар торак белән тәэмин тиеләчәк, диелгән бәйгенең рәсми сайтында.
Әлеге олимпиаданы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт технология университеты һәм Д.И. Менделеев исемендәге республика химия җәмгыяте оештыра.
Катнашырга теләк бар икән, ашыгырга кирәк, дистанцион турда катнашу өчен 20 нче февральгә кадәр теркәлү узу сорала.