ТҮБӘН КАМА: рус теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәк семинары
8 Feb, 2010 Сылу 0
Күптән түгел Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Алабуга мөгаллимнәре «Гомуми белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбиятын укытуда дәвамчанлык” темасы буенча узган семинарда катнашты.
Семинарда рус теле һәм әдәбиятын укытуда дәвамчанлыкны тәэмит итү киртәләре һәм аларны җимерү юллары турында сүз бара. Шулай ук башлангыч мәктәп укучыларында гамәли күнекмәләрне булдыру методикасы темасы да кузгатыла.
Семинар кысаларында 12 нче мәктәп, 14 нче лицей, 25 нче һәм 32 нче гимназияләр базасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ачык дәресләр уздырыла.