Татарстан брейн-клуб командалары СТС телевизион турнирында көч сынаша
“Блок смешения” һәм “Приволжанин” командалары күптән түгел СТС каналында старт алган “Брейн-ринг” исемле халыкара телевизион турнирда катнаша. “Белемү.ру” яңалыклар блогында бу турында хәбәр иткән идек.
Турнирда Россия, Белоруссия, Украина һәм Әзербәйҗаннан барлыгы 24 команда катнаша. Ярыш ике яшь категориясе буенча бара: үсмерләр командалары (9 нчы сыйныфка кадәр) һәм өлкәннәр командалары (18 яшькә кадәр). Беренче категориядә капитаны Казанның 139 нчы лицее укучысы Бакир Кәримов булган “Приволжанин” командасы ярыша. Икенче төркемдә Туполев исемендәге КДТУ студенты Алексей Ерофеев җитәкчелегендәге “Блок смешения” командасы чыгыш ясый.
Алда кызлар-егетләрне 8 сайлап алу туры көтә. Финалистлар “Брейн-ринг” йолдызларыннан төзелгән җыелма команда белән көч сынашачак. Җыелма команда составында Балаш Касумов, Александр Друзя, Максим Поташев, Раушан Әскәров, Елена Орлова, Борис Левин бар.
Телевизион интеллектуаль чемпионат турында реклама күп булды. Билгеле булганча, чемионатның быелгы циклында яңа персонажлар бар. Баш арбитр Андрей Козловка “Папины дочки” сериалы герое Галина Сергеевна һәм рэпер МС Белый ярдәм итәчәк.
Караган булсагыз, беренче уенда татарстанлылар ике тапкыр Украина командасын тар-мар итте. Ләкин финалга чыгарга мөмкинлек биргән уенны оттырды.
“Блок смешения” командасының финалда катнашу өчен көрәшен СТС каналында шимбә көнне сәгать 9:30да карый аласыз.