ӘЛМӘТ: Педагогларны алдаганнар
15 Feb, 2010 Сылу 0
Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районының мәктәпкәчә тәрбия һәм гомуми белем бирү мәгариф оешмалары педагоглары ялганчы тозагына каба. “ПожГарант” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Әлмәттәге филиалы директоры, 20 яшьлек ир-ат педагоглар өчен янгын-техник минимумыннан белем күтәрү чараларын үткәргән. Ләкин бу эш өчен аның тиешле белеме дә, хокукы да булмый. 38400 күләмендә җыелган сумманы исә ялган укытучы үзенә калдыра.
Бүгенге көндә “янгын эше” буенча белемен “күтәргән” мөгаллимнәрне икенче кат белем алырга мәҗбүр итәчәкләр. Ялган укытучы исеменә исә Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә безгә Әлмәт Эчке эшләр идарәсе матбугат үзәгеннән Резидә Мөхәммәтдинова.