Милли тикшеренү университетлары артачак
16 Feb, 2010 Сылу 0
Милли тикшеренү университетлары үсеш программаларының икенче бәйгесе башланды. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бәйге нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган югары уку йортларына “милли тикшеренү университеты” статусы һәм бу төр категориягә тиеш барлык мөмкинлекләр биреләчәк. Бәйгенең беренче дулкынында Татарстаннан да бер уку йорты җиңүчеләр арасына лаеклы эләккән иде. Сүз А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты турында бара.
2010-2014 елда "милли тикшеренү университеты" статусын алган уку йортларына федераль казнадан 1,8 млрд. сум акча бирү планлаштырыла.