Мәскәү. 24 нче февраль. Халыкара туган тел көненә багышланган фәнни-гамәли конференция
16 Feb, 2010 Сылу 1
24 нче февраль көнне Мәскәүдә, 21 февраль – ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара туган тел көненә багышланган, IV Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә Islamrt.ru.
Конференция эшендә Мәскәү шәһәреннән һәм Татарстаннан галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгать һәм дәүләт оешмалары вәкилләре катнашачак.
Чараны Мәскәүнең “Туган тел” татар мәдәнияты җәмгыяте һәм башкаланың Көнчыгыш, Зеленоград, Төньяк, Үзәк округлары татарларының җирле милли-мәдәни мохтариятлары оештыра.
Казаннан чакырылган кунаклар арасында галим Рафаэль Мөхәммәтдинов та бар.
Фикерләр
Кунак
8 Март, 2010 - 22:57
Permalink
Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз (Наше Триединое наследие)
Әс-саләмү аләйкүм!
Татарның телен саклау-ныгыту, татарның бердәмлеген, ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнарга ЯҢАЛЫК:
2010 елның 24 февралендә Мәскәүнең Милләтләр йортында «Туган тел» оешмасы Халыкара туган тел көненә багышланган Дүртенче очрашу (Конференция) уздырды.
Ул Конференцияга мөстакыйль татар тарихчысы һәм язучысы Гали Еникәй, «Туган тел» оешмасының бу бик мөһим очрашуга чакыруына җавап итеп, үзе киләлмәсә дә, Татар телен, халык бердәмлеген, ихтыярын-ихтирамын күтәрү эшенә багышлаган макәләсен язып җиткергән.
“Туган тел” оешмасының җитәкче урынбасары Дамир Сираҗетдинов әфәнде Гали Еникәйнең шул макәләсен Конференцияда укып белдерде.
Гали Еникәй үзенең макәләсен, аны барча укыган-белгән халык аңласын өчен диеп, шулай ук, безнең арада әйткәндә, кызганычка каршы, татарча укый-сөйләшә белмәгән татарлар да күбәйгәннән-күбәйгәнен, шул татарларга үзенең сүзләрен ишеттереп-аңлатып, аларны “Туган тел сыенына кире кайтаруны” тырыштырырга кирәген дә күздә тотып, рус телендә язып җибәргән.
Гали Еникәйнең бу макәләсе “Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”) диеп атала. Әйткән макәләне шунда табып укырга була:
http://tartareurasia.ucoz.com/publ/starye_stati_gali_enikeeva/2
Олы ихтирам белән Камил Халфә