Болгар турында уйланулар… (музейда үткәрелә торган әдәби-тарихи кичә)
Музейда экспонатлар белән җиһазландырылган Болгар җиренә багышланган бүлек – шкаф, анда Болгар күренеше, рәсемнәр, ташлар, чүлмәк ватыклары, стендлар… Уртада өстәл, анда төрле газета-журналлар, Болгар җиренә багышланган китаплар, «Болгарга – сәяхәт» стенды.
Кичә ике алып баручының изге Туган җир турында уйланулары белән башланып китә.
Музыка яңгырый. Ул – Виталий Агапов музыкасы, Мирһади Разов сүзләренә язылган «Болгар илем» җыры. Аны яшь җырчы Дәниф Шәрәфетдинов башкара.
1нче алып баручы.
Күңел ярсый. Уйларымнан алда
Чаба минем яшьлек хыялым.
Бабайларның изге туфрагында
Сәҗдә кылып үтсен бу ялым дип,
Гомерем буе шулай уйладым.
2нче алып баручы.
Җир астынннан сыкрап чыга төсле
Ташны ертып еллар авазы.
Кайтавазы булып ишетелә күк
Болгар җыры, Болгар авазы.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Болгар турында уйланулар… (музейда үткәрелә торган әдәби-тарихи кичә) | 15.1 KB |