Безнең шәһәр батырлары - безнең горурлыгыбыз
1941 елнын 22 июне – җәйге матур көннәрнең берсе. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Күктә якты кояш балкый. Һәркем үзенең гадәти эшен башларга әзерләнә.
Юк… Бу көнне һичкем онытмас. 1941 елның 22 июнендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистлар Германиясе ил чикләрен бозып, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итә. Дошман Советлар Союзын ярты ел эчендә басып алырга планлаштыра, ләкин аларның планнары тормышка ашмый.
Дошман белән сугышка бөтен ил күтәрелә. Ир-атлар барысы да фронтка китәләр. Завод һәм фабрикаларда аларның урынын хатын-кызлар һәм балалар ала. Тылда эшләүчеләр фронт өчен корал, кием, азык-төлек җитештерәләр. Алар, көнне төнгә ялгап, ял итмичә эшлиләр. Үзләре ач, ялангач булсалар да, Җиңү көнен якынлаштыру өчен, солдатларга бөтен кирәк-яракны җибәреп торалар. Юк… Бу көнне һичкем онытмас. 1941 елның 22 июнендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Безнең шәһәр батырлары - безнең горурлыгыбыз | 11.32 KB |