Рус мәктәбендәге татар балаларының сөйләм телен үстерүдә хәтер диктантларының роле
28 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы, Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рус мәктәбендәге татар балаларының иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телен баету, хәтерен яхшырту максатында, 3 нче сыйныф өчен хәтер диктанты өстендә эшләү түбәндәгечә алып барыла.
Бу эш диагностик рәвештә алып барыла. Укучыларга норма белән шигырь юллары алына,аннан соң балаларның үзләштерүләренә(хәтеренә) карап арттырыла.
Укучылар 10-15 минут вакыт эчендә шигырьне ятлап дәфтәргә язып куярга тиешләр.
Шигырьне ятлау өчен 5 минут вакыт бирелә.
Шигырь тексты мультимедиада бирелсә, укытучы өчен дә, укучылар өчен дә бик уңышлы дип саныйм. Хәтер диктанты өстендә эшләү өчен түбәндәге текстларны кулланам.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рус мәктәбендәге татар балаларының сөйләм телен үстерүдә хәтер диктантларының роле | 13.58 KB |
Предметлар: