Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесе
Белем.ру порталы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесен игълан итә.
Бәйгедә теләгән һәркем (!) катнаша ала. Моның өчен PowerPoint яисә OpenOffice Impress программаларында татар телендә ясалган, 5 Мегабайттан зур булмаган презентация ясарга һәм Белем.ру порталының Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырырга ("Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу" тибын сайлап алып) кирәк. Текст кырында презентация турында кыскача аннотация язарга тәкъдим итәбез.
Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә урнаштырылып барылачак. Презентацияләр 7 нче майга кадәр кабул ителә, ягъни материаллар кабул итү 6 май көнне 24.00 сәгатьтә тәмамлана. Нәтиҗәләр бәйрәм алдыннан - 8 майда игълан ителәчәк. Урнаштырылган материаллар буенча фикер алышуны оештыру да күздә тотыла. Теге яисә бу презентация буенча уңай фикер калдырып үзегезгә ошаган презентациягә тавыш бирү мөмкин булачак.
"Белем.ру" коллективы барыгызга да уңышлар теләп кала!!!
Фикерләр
Кунак
7 Май, 2010 - 18:44
Permalink
ПРЕЗЕНТАЦИЯ КАБУЛ ИТЕЛГӘНЕН
ПРЕЗЕНТАЦИЯ КАБУЛ ИТЕЛГӘНЕН НИЧЕК БЕЛЕРГӘ? ӘНИСӘ. ЯР ЧАЛЛЫ
root
9 Май, 2010 - 00:06
Permalink
Сез аларны конкурсантлар
Сез аларны конкурсантлар исемлегендә күрә аласыз.
Раил Гатауллин
1 Май, 2010 - 20:51
Permalink
Күп кенә сораулар игътибарсыз
Күп кенә сораулар игътибарсыз кулланучылар тарафыннан бирелгән. Әлеге сорауларга җавап бирү өчен хәбәрне яңабаштан укып чыгарга тәкъдим итәбез.
Кабул ителгән презентацияләр турында аерым хәбәр урнаштырылачак.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
1 Май, 2010 - 20:18
Permalink
Презентация кабул ителгәнен
Презентация кабул ителгәнен каян белеп була
Кунак
28 Апрель, 2010 - 19:03
Permalink
бу эшне кайчанга чаклы
бу эшне кайчанга чаклы тапшырырга?
Кунак
28 Апрель, 2010 - 19:03
Permalink
бу эшне кайчанга чаклы
бу эшне кайчанга чаклы тапшырырга?
Кунак
28 Апрель, 2010 - 09:42
Permalink
презентацияләр конкурсы
конкурста укучылар гына катнашамы? Булган материалларны карау мөмкинчелеге булса яхыш булыр иде.
Гөлназ
22 Апрель, 2010 - 20:00
Permalink
Яхшы башлангыч
Бик яхшы башлангыч белән чыккансыз, рәхмәт. Бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк балаларны тартырга кирәк. Алар бит хәзер 5-6 нчы сыйныфта укыганда ук презентация ясарга өйрәнәләр.