Татар халкы тарихы – яңа дәреслектә
21 апрель көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында «Борынгы чордан алып XVII гасыр ахырына кадәрге татар халкы тарихы» дип исемләнгән яңа дәреслек тәкъдим ителде. Бу уку-укыту әсбабы гуманитар һәм җәмгыять белеме фәннәрен тирәнтен өйрәнүче 10 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән.
Дәреслекнең авторлары - тарих фәннәре докторы Д.М. Исхаков, тарих фәннәре докторы И.А. Гыйләҗев, тарих фәннәре кандидаты И.Л. Измайлов һәм педагогик фәннәр кандидаты М.М. Гыйбатдинов.
Дәреслек инновацион характер йөртә. Анда безнең эрага кадәр меңенче елдан алып XVII гасырга кадәрге татар халкы тарихы колачлана. Авторлар тарихыбызга цивилизация күзлегеннән якын килергә һәм укытуда шушы карашны кулланырга тәкъдим итә. Әлеге курс нигезендә заманча тарих концепцияләре һәм теорияләре, яңа тарихи чыганаклар ята, шул исәптән фәнни кулланылышка беренче тапкыр алынганнары да бар. Дәреслекне төзүчеләр татар тарихын өйрәнүдә Евразия һәм дөнья цивилизацияләрендә барган процессларны да исәпкә алган комплекслы караш куллана.
Чыганак: http://www.intertat.ru