“Исәннәргә мәңгелек хәтер...” Сугышчан дан музее ачылды
30 апрель көнне Казанның 5 нче гимназиясе территориясендә (Гудованцев ур., 26) Сугышчан дан музее ачылу тантанасы булып үтте.
“Исәннәргә мәңгелек хәтер...” дип аталган әлеге музейда гомуми темага берләшкән 5 стенд булдырылган. “Без хәтер саклап яшибез” дигәне музей оештырылу тарихын, гимназиянең ветераннар белән эшен чагылдыра, “Мәңгелек хәтер белән исәннәр...” стенды гимназия урнашкан микрорайонда яшәгән һәм яшәүче 54 Бөек Ватан сугышы ветераны турында бәян итә. “Йөрәк хәтерли, беркайчан да онытмый” дип аталган стендта Мәскәү өчен сугышларда катнашкан 8, “Ялкынлы еллар истәлеге” дигәнендә исә Станлинград өчен барган бәрелешләрнең 3 каһарманы хатирәләре, фотоматериаллар тупланган. “Алар исән калды, түзде, җиңде” дигән әлегә соңгы 5 нче стенд Авиатөзелеш районында гомер итүче Ленинград оборонасында катнашкан 3 һәм блокадада булган 7 кешенең хәтер сандыгындагы мәгълүматлар белән таныштыра.
Авиатөзелеш районы хакимиятеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, болардан тыш, музейда гильзалар, гранаталар, каска, орден һәм медальләр, шушы чор хатлары, документлар һ.б. экспонатлар – 6 дистәдән артык сугыш ядкаре урын алган. Аларны исә Бөек Ватан сугышы ветераннары, РОСТО (ДОСААФ) карамагындагы Казан эзтабарлык отрядлары, гимназия музееның “Мирас” эзләнү-тикшеренү төркеме һәм гимназия укучылары 15 ел буена берәмтекләп җыйган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru