ТДГПУда "Киләчәк мәктәбе" проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясыйлар
17 May, 2010 root 0
Киләчәктә мәгариф системасы нинди булырга тиеш? Мәктәпләребез нинди булыр? Анда укыта торган укытучыларыбыз нинди булырга тиеш һәм киләчәк мәктәбе нинди укучылар әзерләр?
Бу сорауларга җавапларны педагогик вузларның студентлары бирергә тырыша. "Киләчәк мәктәбе"дип исемләнгән проектлар конкурсы 18 май көнне Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының 7 нче бинасында (актлар залында) узачак. Бәйгедә Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының, Яр Чаллы һәм Алабуга педагогик вузларының 4-5 курс студентлары катнашуы көтелә.
Чыганак: http://tggpu.ru/ru/node/2556