"Ялган" дипломнар
2 Apr, 2008 Сылу
“Бүгенге көндә Россия югары уку йортларының бары 20 проценты гына сыйфатлы белем бирә”, - диде “Икътисадны үстерү һәм глобальләшү” концеренциясендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
“Уку йортлары арасында чыннан да яхшы белем бирүчеләр бар, алар 15-20 процент тәшкил итә. Калган 80-85 процентны без тиешле дәрәҗәдә белем бирмиләр, дип санарга тиеш, - диде министр”. Ягъни студентларның белем тирәнлеге чынбарлыкка туры килми, алган дипломын акламый булып чыга.
Чыганак: “ИТАР-ТАСС”