«Соңгы кыңгырау» Баскет-Холлда узачак
Быел Казан мәгариф идарәсе традициядән бераз читкә тайпылып, өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырауны 25 май көнне түгел, ә бер көнгә алданрак - 24 майда яңгыратырга булды. Шуңа да 6681 унберенче сыйныф укучысы һәм 10293 тугызынчы сыйныф баласы инде бу уку елының соңгы дәресләрен укыды. Бүген Баскет-холлда зур бәйрәм узачак.
Узган елларны мәктәп укучыларын «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән Тимати, «Бандерос» төркеме котлаган булса, быел бәйрәмне оештыручылар Мәскәүдән артистлар чакырып тормаска булган. Бу юлы яшь казанлыларга башкалабыз артистларының чыгышлары белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.
Казан үсмерләре өчен бу көнне «Мураками» төркеме, «Шарм» шоу-театры, «F-team» шоу-балеты, «U-13» бию проекты, «Пестрая компания» вокаль-хореография үзәге, «Дорога из города» бию театры, «Dance life» бию коллективы чыгыш ясаячак. Махсус кунак итеп быел «Волга-Волга» төркеме чакырылган.
Чыганак: http://www.intertat.ru