Ризаэтдин Фәхреддин - мөгаллим һәм тәрбияче
Мәшһүр галим, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, танылган дин әһеле, фикер иясе, педагог, журналист Ризаэтдин Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне укымышлы әти-әнисеннән алганнан соң, аны 7 яшендә мәктәпкә укырга бирәләр. Кечкенә авылның кечкенә мәктәбе гаять акыллы малай өчен тар булганлыктан, озакламыйча аны күршедәге Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Өлкән сыйныф укучысы булып җиткәч, тырыш һәм һәр нәрсә белән кызыксынучан Ризаэддин күп вакытын китаплар күчереп язу белән мавыга һәм шулай итеп, үзе өчен бай гына китапханә дә туплый. Шулар өстенә, инде өлкән яшьтәге шәкерт башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә, беренче педагогик адымнарын ясый,балаларны әхлакый тәрбияләү эше белән мавыга һәм бу һөнәре Ризаэтдиннең гомерлек юлдашына әйләнә.
Рухи ярлылык әхлаксызлыкны тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә аеруча җитди игътибар бирергә кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин - мөгаллим һәм тәрбияче | 11.41 KB |