БДИ ришвәтчелекне мәктәпләргә күчерде
Узган елны бердәм дәүләт имтиханы эксперимент булудан туктады. Менә инде икенче ел ул штатлы режимда уздырыла. Шулай да бу төр сынаулар белән бәйле бәхәсләр сүрелергә уйламый кебек. Уку елы уртасында берникадәр тынган «давыл» имтиханнар башлану белән яңа көчкә купты. Имтихан алуның мондый ысулына тискәре фикер белдерүчеләр саны елдан-ел арта гына бара. «Левада-Үзәк» үткәргән сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә. Әгәр 2007 елны 36 процент респондент БДИга каршы булса, бүгенге көндә мондый карашны 43 процент респондент белдергән.
Күпчелек укучылар, укытучылар, ата-аналар БДИ мәктәптә белем бирү системасын җимерә, эчтәлек форма белән алыштырыла дип саный. Һәм бу чыннан да шулай. 11 сыйныф укучылары уку елы дәвамында белем туплау белән шөгыльләнәме? Юк, алар тырыша-тырыша БДИга әзерләнә. Укучылары дәүләт аттестациясен начар бирсә, аларны гаепле итеп калдыруларыннан шүрләгән мөгаллимнәр, балаларны куркыта. Балалар кайтып, ата-аналарын борчуга сала.
Әмма хакимият вәкилләре үз сүзендә тора бирә. Имеш, БДИ белем дәрәҗәсен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче ысул. Әлегә бу система идеаль түгел-түгелен, әмма аның уңай сыйфатлары кимчелекләргә караганда күбрәк, дип саный җитәкчеләребез. Шушы көннәрдә «Комсомольская правда» газетасында Рособрнадзор башлыгы Любовь Глебова белән интервью басылып чыкты. Бу төр имтиханның тискәре яклары турындагы сорауга, «хәзер БДИ начармы-яхшымы дип бәхәс куертырга вакыт түгел. Ул закон тарафыннан расланган - аны үтәргә генә кирәк», дип кырт кисә ул.
Бердәм дәүләт имтиханын керткән кешеләр мондый сынау төре балаларны имтиханны ике тапкыр бирүдән азат итеп, кирәкмәгән борчулардан коткарачак дигән иде. Нәтиҗәдә исә, укучылар бер ай дулкынланыр урынына, ел дәвамында кайгыра. Атналар буе имтихан нәтиҗәләрен көтү генә дә үзе ни тора! Әле чыныкмаган үсмер психикасына моның зыяны бик зур булырга мөмкин.
Хакимият вәкилләре китергән БДИ яклы икенче аргумент - аның югары уку йортларын коррупциядән азат итү иде. Әмма күргәнебезчә, акча агымының юнәлеше генә үзгәрде. Әгәр дә элек ата-аналар акчалары репетиторлык белән шөгыльләнгән һәм моның өчен югары уку йортына керүне гарантияләгән вуз укытучылары кесәсенә керсә, хәзер мәктәп укытучыларына баерга кулайрак.
РФ Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе»нә БДИ бәясен хәбәр итеп шалтыратучылар булган. Карачаево-Черкесиядән, Краснодар өлкәсеннән элемтәгә чыккан укучылар, әйтик, аларда яхшы баллар алу өчен 150 мең таләп итүләрен әйткән. Дагыстанда БДИ бәясе чагыштырмача түбән - 10 мең сум.
Ришвәт алырга әзер кешеләр табылып тора. Имтихан бирүнең яңа формасын гамәлгә кертү белән дәүләт халык алдына яңа бурыч куйды. Бу өлкәдә кайнаган кешеләр әлеге системаны алдау ысулларын булдыра. Нинди генә хәйләләр күрелми. 2008 елны Татарстанның Балтач районында, әйтик, БДИ мисалларын подвалда укытучылар һәм студентлар чишеп утырган. Әлбәттә инде, бушка түгел. Узган елны Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә шау-шу купты. Милиция вәкилләре имтиханга килмәгән укучылар урынына укытучылар һәм студентлар кереп утыруын ачыклады.
Быел да имтиханнар тапшыру кампаниясе скандалсыз гына узмады. Бу юлы 30 меңнән дә кимрәк кеше яшәгән Ростов өлкәсенең Морозовски шәһәре даны бөтен илгә таралды. Анда укучылар өчен рус теленнән имтихан бирергә алынган 30 укытучы тотылган. Бер кеше хәбәре буенча килгән погонлылар кул астына кирәкле әдәбият һәм сүзлекләрне алып, сынау тапшыра башлаган мөгаллимнәргә юлыккан.
Кичә чыгарылыш сыйныфлар икенче мәҗбүри имтиханны - математиканы тапшырды. Бу юлы газета битләренә Әстерхан өлкәсенең Володарски районы эләкте. Янә укытучылар укучылары өчен биремнәрне чишеп, аларны телефон аша хәбәр иткән. Ә бит бу әле закон бозуның ачыкланган очраклары гына. Тотылмаганнары исә йөзләрчә тапкыр күбрәк. Ришвәтчелекнең бер системасын җимерделәр - икенчесе төзелә башлады...
Чыганак: http://www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
9 Июнь, 2010 - 14:33
Permalink
БДИга карата фикер
Кунак
10 Июнь, 2010 - 20:37
Permalink
Җир кешесе
Фикерләр белән килешәм. Узган ел кайбер фәннәрдән БДИ порогын уза алмаган укучыларның укытучыларын ел буе күз яшьләрен түктерделәр. Җыелыш һәм семинар саен сүз бары тик шул хакта гына булды. Быелгылары өчен аларга тагын эләгәчәк. БДИ белем бәяли торган нәрсә түгел ул- ул күз яше.