Түбән Кама кадетлары күчмә кубоклы булды
Шушы көннәрдә Казанның “Патриот” исемле спорт үзәгендә үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне максат итеп куйган “Аврора кубогы” исемле республикакүләм конкурс тәмамланды. Җинүне Түбән Кама шәһәренең кадетлар мәктәп-интернаты укучылары яулады. Хәрби хәзерлектән тыш, республикабызның тагын җиде шәһәреннән килгән катнашучы-кадетлар белем дәрәҗәләрен, тирә-якны ни дәрәҗәдә танып белүләрен, эрудицияләрен дә күрсәтте. Яшь кадетлар Түбән Камага күчмә “Аврора кубогын” алып кайтып киттеләр. Монда һичшиксез патриотик тәрбия бирүче укытучыланың роле бик зур.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбияне үстерү һәм өстәмә белем бирү бүлеге мөдире Эльвира Сафина кичә узган түгәрәк өстәлдә ассызыклаганча, елдан-ел кадет сыйныфларының авыр холыклы үсмерләрне укыту-төрбияләүдә вазыйфасы арта. “Мондый сыйныфта белем алган 5805 укучы арасында девант холыклы үсмерләр күп укый. Әйтергә кирәк, патриотик тәрбиянең йогынтысы зур, үсмерләр уңай якка үзгәрә”, - диде ул.