Рөстәм Миңнеханов: “Һәр бала мәктәпкә лаеклы әзерләнергә тиеш”
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирде.
Республика башлыгы тантаналы линейкада билгеләп үткәнчә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанда инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аның кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф балаларына тиешле мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк итәләр, шул рәвешле аларга мәктәпкә җыенырга булышалар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелгы уку елында Татарстанда 37218 бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 7633 балага (беренче сыйныфта укучыларның 19 проценты), шул исәптән аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче – 4233, күп балалы гаиләләрдәге – 1499, әти-әниләре беркайда да эшләмәүчеләрнең – 400, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә яшәүче 237 балага һәм 236 инвалид балага ярдәм күрсәтеләчәк.
“Без һәр бала мәктәпкә лаеклы әзерләнергә тиеш дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Акциягә старт биреп, ТР Президенты ярдәмгә мохтаҗ 100 балага портфельләр тапшырды. Лениногорски муниципаль районы мәктәпләрендә 1 сентябрьдә барлыгы 906 бала беренче сыйныфка укырга барачак.
Республика башлыгы шулай ук “Укытучыга – ноутбук” акциясе кысаларында иң яхшы башлангыч сыйныф мөгаллимнәренә ноутбуклар, ә сәләтле балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренә бушлай абонементлар бүләк итте.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе 27 июльдән 25 августка кадәр узачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru