Бүген Яр Чаллыда һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре катнашында август киңәшмәсе секция утырышы уза
Бу атнада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләре эшли башлады.
Бүген Яр Чаллыда “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең Баш дирекциясендә башлангыч һөнәри, урта махсус һөнәри, югары һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре катнашында секция утырышы уза. Анда Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү, бу өлкәдә куелган бурычлар, яңа стандартлар һәм технологияләр, төбәк икътисады белән интеграция, һөнәри квалификацияләрне сертификацияләү һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.
Чираттагы секция утырышы 9 августта Түбән Кама шәһәрендә узачак. Көн тәртибенә чыгарыла торган мәсьәлә Татарстан Республикасы электрон белем бирү җирлеген формалаштыру белән бәйле.
Шулай ук Минзәләдә – республика мәгарифе үсешенең өстенлекле юнәлешләре; Түбән Камада – мәктәпкәчә белем бирүне үстерү; Балык Бистәсендә – мәктәптә белем биргәндә рухи һәм физик сәламәтлек; Әлмәттә – Татарстан Республикасы мәгарифе үсеше өчен педагогик фән потенциалы; Арчада туган телләргә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләре буенча секция утырышлары уза.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак, белем бирү системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе” дип аталган пленар утырышы 20 августта Түбән Кама шәһәрендә узар дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru