Түбән Новгород укучыларын Уфа көтә
3 Apr, 2008 Сылу
Химия буенча IV Россиякүләм олимпиаданың Федераль этабы тәмамланды. Ул Тверь шәһәрендә узган иде. Җиңүче дә билгеле. Бу – Түбән Новгородның 26нчы мәктәбе укучылары Юрий Тимченко, Леонид Каберов һәм Дмитрий Анищенко. 11нче сыйныф укучысы Юрий беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, Леонид (11нче сыйныф) белән Дмитрий (9нчы сыйныф) икенче урыннар ала.
Түбән Новгородның кечкенә геройлары якын арада Уфага, олимпиаданың финал этабына китәчәк. Ул агымдагы елның 12-18 апрелендә узачак.
Чыганак: "Татар-информ"