Балалар тәрбияләүдә әтиләр дәрәҗәсенең (авторитет) әһәмияте
Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә ышануга нигезләнергә тиеш. Кызганычка каршы, авторитетын ялган нигезгә корган ата – аналар да шактый еш очрый әле. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр – гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң таралганнары.
Әти кешенең иҗтимагый эшчәнлеге яшүсмер өчен зур әһәмияткә ия. Эштәге уңышлар гаиләдә сәламәт әхлакый атмосфера булдыруга юнәлдерелгәндә, аның авторитеты тагын да үсә, аңа тирә - юньдәгеләр, хезмәттәшләре һәм күршеләренең ихтирамы да ныклы була. Шуның өчен авторитет яуларга теләгән һәр ата – ана, бигрәк тә әтиләр җәмгыятькә файдалы эштә, тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәшергә, формалашып килүче яшь кешенең шәхесен ихтирам итәргә, аңарга даими игътибар һәм таләпчәнлек күрсәтергә, теләсә нинди очракта балага индивидуаль якын килә, аның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә ала белергә тиеш. Авторитетка ирешүдә әти кешенең үз – үзен яхшы тотуы, тотнаклы һәм әдәпле булуы аеруча мөһим.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Балалар тәрбияләүдә әтиләр дәрәҗәсенең (авторитет) әһәмияте | 6.38 KB |